Кичә "Орион" Яшьләр үзәгендә Совет урамын проектлаштыру буенча фикер алышу булды. Әлеге фикер алышуны Казан шәһәренең яшь архитекторлары һәм Чирмешән муниципаль районы җитәкчелеге Чирмешәндә яшәүчеләр белән бергә үткәрделәр.
Аларның һәрберсе Совет урамын төзекләндерү һәм булачак үзгәрешләр буенча үз фикерләре һәм идеяләре белән уртаклаша алды.