Әлмәт шәһәренең мәдәният һәм ял паркына экскурсия балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик күп шатлык һәм куанычлы мизгелләр бүләк итте. Җәйге кафеда төшке аштан соң төрле аттракционнарда булдылар балалар. Очрашуга килгән якташыбыз, «Шешмаойл» нефть компаниясе генераль директоры урынбасары Мөхәммәтшин Җәлил сыйлаган туңдырма да балаларга күңел күтәренкелеге өстәде.
Район инвалидлар җәмгыяте.