"Исәнме, зирәк дус!" проекты кысаларында очрашу

2020 елның 6 августы, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта массакүләм чаралар үткәрелмәү сәбәпле, "Исәнме, зирәк дус!" социаль проекты кысаларында район инвалидлар оешмасы вәкилләре инвалидларның өйләренә баралар. Шушы көннәрдә алар Ивашкино авылында Никоновлар янында булдылар. Чәй табыны артында  проблемалар турында фикер алышу, планнар белән уртаклашу мөмкинлеге туды.

Алексей төп вакытны компьютер артында үткәрә һәм бүләк ителгән кәнәфигә шат булды. Йорт хуҗасы Виталий зур горурлык белән ишегалдында төзелеп килүче беседканы күрсәтте.

Җәмгыятьнең иҗат коллективында катнашучылар җыелган күршеләр һәм туганнар өчен чуаш телендә җырлар башкардылар, балаларны татлы призлар белән сыйладылар. Очрашу җыелганнарның күңелендә җылы эз калдырды.

Район инвалидлар җәмгыяте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International