Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча:
2020 елның 7 августы 21 сәгатьтән 8 август 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 8 августында төнлә һәм көндез урыны белән яшен һәм төньяктан секундына 15-20 метрга кадәр көчле җил көтелә (Казанда урыны белән 18 метрга кадәр, төнлә яшен).