Онлайн-концерт «Жырлыйм туган якта»

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

9 августта #cher_kult Инстаграммасы платформасында туры эфирда «Җырлыйм туган якта» онлайн-концерты булды. Биредә Бәркәтә авыл мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Музыкаль программаны алар ТАССРның 100 еллыгына, Чирмешәннең 90 еллыгына һәм  Бәркәтә авылына багышладылар.

Җырларның тере аккомпанемент астында башкарылуы тамашачылар тарафыннан һәрчак соклану һәм дулкынлану белән кабул ителә, шуңа күрә коллективта катнашучылар концертка инструменталь чыгышлар белән музыкаль номерларны сайладылар. Концертта шулай ук яшь башкаручыларның  номерлары да яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International