Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре ТАССРның 100 еллыгына багышланган квест-уен оештырдылар. Уен вакытында катнашучылар каршылыкларны җиңеп чыктылар, мәсьәләләр, логик табышмаклар чиштеләр. Балалар өчен махсус җайлаштырылган кызыклы квест маршруты экскурсовод белән бергә узды.