17 августта Иске Элмәле авылыннан Федотова Валентина Михайловна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу истәлекле көнне районындагы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фирдәүс Мурадымова, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гүзәл Шәрәфетдинова , Яңа Элмәле авыл җирлеге вәкилләре җылы котладылар. Юбилярга нык сәламәтлек, мәхәббәт һәм якыннарының кайгыртучанлыгын теләделәр, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын, Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырдылар.