Чирмешәндә Республика көнен билгеләп үттеләр

2020 елның 1 сентябре, сишәмбе

Чирмешәндә Республика көнен зурлап билгеләп үттеләр. Мәйдан бәйрәмчә бизәлгән иде,  балалар өчен карусельләр куелды. Бәйрәм балалар программасыннан башланды. Аннары бәйрәм концерты булды, районның иң яхшы үзешчән сәнгать артистлары чыгыш ясады. Район иҗат коллективлары әзерләгән музыкаль-хореографик композиция бәйрәмнең бизәге булды. Бәйрәм кичәсенең кунаклары - Казан шәһәреннән Фәридә-Алсу һәм Марина Карпова дуэты. Шулай ук кичәдә район мәдәниятен үстерүгә өлеш керткән якташларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды. ТАССРның 100 еллыгы хөрмәтенә юбилей торты ясалган, ә мәйдан өстендә бәйрәм салютының 100 залпы яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International