Чирмешән районы прокуратурасы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Генераль прокуратурасының Идел буе федераль округында эшкуарларның хокукларын яклау мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышы карарын үтәү йөзеннән, атна саен сишәмбе көнне эшкуарларны, шул исәптән коронавирус йогышы пандемиясе (COVID-19) шартларында бизнеска дәүләт ярдәме чараларын күрсәтү мәсьәләләре буенча шәхси кабул итү оештырылачак.
Эшмәкәрләрне район прокуроры Хәйруллин Фаил Равил улы һәм прокурор урынбасары Газизов Айназ Рәсим улы Чирмешән районы прокуратурасы бинасында (Чирмешән авылы, Техническая ур., 5) кабул итәчәк.
Шәхси кабул итүдә шәхесне раслаучы документ булырга тиеш. Алдан язылу һәм тулырак мәгълүмат алу өче телефон: 2-57-70.
ТР Чирмешән районы прокуратурасы