Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2020 елның 8 сентябре 21 сәгатьтән 9 сентябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 9 сентябрендә төнлә һәм көндез урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр җитәргә мөмкин, иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр көтелә.