Музей кунаклары

2020 елның 11 сентябре, җомга

11 сентябрь көнне Бәркәтә урта мәктәбе укучылары туган як тарихы музеенда булдылар. Әлеге экскурсиянең максаты - туган як тарихын өйрәнү, күзаллауларны киңәйтү.

Балалар өчен музей заллары буйлап экскурсия үткәрелде. Укучылар бик теләп тыңладылар, кызыксынып экспонатларны карадылар. Балаларга бигрәк тә «зоология почмагы» ошады, анда 40тан артык экспонат бар .

Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Күргән экспонатлардан бик күп тәэсирләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International