15 сентябрь көнне 1 нче Чирмешән урта мәктәбе укучылары өчен "Табигатьне саклагыз!" темасына экологик дәрес узды.
Дәрес барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, «походка җыенабыз», «аңларга ярдәм итегез», «урманда үзеңне ничек тотарга» дигән викторина һәм иң мөһиме укучылар туган табигатькә ничек ярдәм итәргә һәм ничек зыян китермәскә кирәклеген белделәр. Шулай ук балаларга табигатькә сак караш турында мультфильм күрсәтелде.