"Бердәм Россия" партиясе Татарстан төбәк бүлегенең Чирмешән җирле бүлекчәсенең XXVII конференциясенең 3 нче этабы
Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Чирмешән муниципаль районы башлыгы вазифасына кандидат сайлау иде. Партия әгъзалары Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Шулай ук конференция барышында җирле үзидарә депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясенә йомгак ясалды һәм җирле сәяси совет ротациясен үткәрделәр.
Конференция ахырында партиянең яңа әгъзаларына партия билетлары һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлауда актив катнашканнары өчен рәхмәт хатлары тапшырылды.