23 сентябрьдә Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы Советының дүртенче чакырылыш беренче утырышы булды
Катнашучылар:
1. Нуриәхмәтов Рөстәм Хөсәен улы - Федераль казначылыкның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе.
2. Латыйпов Айрат Камил улы - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү Идарәсенең баш киңәшчесе.
Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башлыгын сайлау аның төп мәсьәләсе булды. Күпчелек тавышны җыеп, Чирмешән муниципаль районы башлыгы итеп Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы сайланды.