Чирмешән муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның  район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан котлавы

2020 елның 26 сентябре, шимбә

Хөрмәтле Чирмешәнлеләр!
Сезне Чирмешән районы юбилее белән чын күңелдән котлыйм!
Туксан ел районның тарихи юлы өчен аз вакыт түгел. Район территориясе, аның икътисади һәм социаль-мәдәни үсеше үзгәрде. Кешеләрнең үз Ватаннарына мөнәсәбәте генә үзгәрми кала. Чирмешән районы чирмешәнлеләр өчен яшәү урыны гына түгел. Бу-төрле язмышлы, характердагы, төрле буын кешеләрен  берләштерүче уртак йорт.
Юбилейны бәйрәм итү көнендә без районга нигез салуның башында торган бабаларыбызны рәхмәт белән искә алабыз. Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген яклап, барлык сугыш фронтларында лаеклы көрәшкән якташларыбыз алдында баш иябез. Чирмешәнлеләрнең хезмәт батырлыклары белән горурланабыз, алар район елъязмасында гына түгел, ә туган як һәм бөтен ил тарихында да зур өлеш кертәләр.
Районның бүгенге көне яңа вакыйгалар, даталар һәм эшләр белән тулы. Тарих дәвам итә, һәм Чирмешән районының алда бик күп яхшы һәм игелекле юбилейлар булуын телисе килә.
Ә бу бары безнең һәрберебез - Чирмешән районында яшәүчеләр кече Ватаныбыз язмышы өчен шәхси җаваплылык хис итсә генә мөмкин. Ул чакта безнең уртак тырышлыгыбыз нәтиҗәсендә Чирмешән районы яшәячәк һәм үсәчәк!
Район халкына чын күңелдән нык сәламәтлек, якты кояшлы көннәр, күбрәк игелекле һәм шатлыклы вакыйгалар, бәхет, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим.
Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык, җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International