Чирмешәндә гадәттән тыш хәлләр буенча укулар, өйрәнүләр бара

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

2 октябрьдә Чирмешәндә команда-штаб өйрәнүләре узачак. Бу чарада гадәттән тыш хәлләрне кисәткәндә һәм бетергәндә Чирмешән звеносы идарәсе органнары һәм көчләренең гамәлләренә бәя биреләчәк.

Бу көннәрдә чирмешәнлеләр әлеге чарага әзерләнде – генераль репетиция уздырдылар. Анда Татарстан Республикасы буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр баш идарәсе начальнигы урынбасары Игорь Драгунов җитәкчелегендәге группа да катнашты. Мондый укулар республикада инде бишенче ел уздырыла.

 

Реклама

Өйрәнүләр барышында африка чумасы “табылган” мәйданда чистарту эшләре уздырылды, “юлда килеп чыккан” юл-транспорт һәлакәтендә булдылар, “суга батучыны” коткардылар һәм өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында “янгын” сүндерүдә катнаштылар. Кыскасы, җаваплы органнарның әзерлеге тикшерелде.

Коткаручыларның гамәлләрен Казаннан килгән төркем күзәтте, бәяләде, кимчелекләрен дә әйттеләр һәм киңәшләр бирделәр. Команда-штаб өйрәнүләре вакытында ялгышларны кабатламаска кушылды.

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshnd-gadttn-tysh-khllr-buencha-ukular-yrnlr-bara

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International