Чирмешән районының ЮХИДИ бүлекчәсендә яңа җитәкче

2020 елның 27 сентябре, якшәмбе

Полиция капитаны Рәмис Расыйх улы Шәкүров районның ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы итеп билгеләнде. Ул моңа кадәр бүлекчәнең өлкән дәүләт инспекторы булып эшләде.

Рәмис Шәкүров Кара Чишмә авылында туган, аңа 35 яшь. Мәктәптән соң Әлмәт физкультура техникумында укыган, аннан соң читтән торып Казан федераль университетының юридик факультетын тәмамлаган. Район ЮХИДИ бүлекчәсендә 2009 елдан. Гаиләле, өч бала үстерәләр.

ЮХИДИ бүлекчәсен әлегә кадәр җитәкләгән Иван Мясников туган ягында - Аксубай районының  полиция бүлекчәсендә эшләячәк.   

Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/chirmeshn-rayonyny-yukhidi-blekchsend-yaa-itkche

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International