«Чирмешән муниципаль районы “Мәрхәмәтле йөрәк” ДБУсендә “Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе" эшли

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Мәктәпнең төп бурычы булып өйдә инвалидларны тәрбияләүче гражданнарны (инвалидларны дөрес тукландыру, шәхси гигиена кагыйдәләре, дезинфекция алымнары, техник тернәкләндерү чараларын куллану) укыту тора.

"Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе"ндә төрле техник тернәкләндерү чаралары тәкъдим ителгән: ходуноклар, култык таяклары, түшәккә беркетелүче тимер таяныч, авыруны киендерү, тукландыру өчен өстәмә кирәк-яраклар, махсус матрас һәм башкалар.

Дәресләр түбәндәге адрес буенча үткәрелә:

Чирмешән авылы, Титов урамы, 26 нчы йорт.

Белешмәләр өчен тел.: 8(84396) 2 -28 -30.

Шулай ук Сезнең өчен уңайлы вакытта өйгә килеп шәхси дәресләр үткәрү мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International