Чирмешән районының 90 еллыгы уңаеннан бәйрәм чаралары

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

2020 ел истәлекле вакыйгаларга бай булды. Бу көннәрдә Чирмешән районында яшәүчеләр тагын бер юбилей датасын – район оешуга 90 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр.

Бәйрәм матур күргәзмә һәм ярминкә белән башланып китте, анда теләгән һәркем үзенчәлекле милли колорит белән таныша алды. 

Үзәк китапханә коллективы «Татарстан һәм Чирмешән районын данлаган кешеләр» дигән бер тема белән берләшкән уникаль материаллар җыелышын тәкъдим итте. Балалар сәнгать мәктәбе үзенең декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре белән шаккатырды. Мондый эшләргә аеруча зур дулкынлану белән карыйсың һәм аларны булдыручыларның ни дәрәҗәдә талантлы булуына гаҗәпләнәсең. Бу көнне туган як тарихы музее һәм Мемориаль үзәк хезмәткәрләре чирмешәнлеләргә уникаль документлар һәм фоторәсемнәр күрсәттеләр. Аларның стендлары-безнең районны тугыз дистә ел эчендә үткән юллар турында кыска хикәя. 

Тантаналы өлеш район иҗат коллективларының музыкаль-хореографик композициясе һәм Чирмешән районы башлыгы Фердинат Мидхәтович Дәүләтшинның котлавы белән ачылды. Ул район халкын һәм кунакларын бәйрәм белән котлады, якташларына юбилей медальләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Район халкына һәм кунакларына районның халык иҗат коллективлары, татар һәм рус эстрадасы артистлары Айгөл Рәхимова, Алсу Һәм Азат Фазлыевлар күтәренке кәеф бүләк иттеләр.

Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр, районның иң яхшы иҗат коллективлары һәм солистлары якташларына онытылмаслык шатлык минутлары бүләк иттеләр. 

Бәйрәмнең төп фишкаларыннан берсе-мәйданда булган барлык кунаклар өчен 90кг бәйрәм бавырсагын әзерләү булды.

Бәйрәм программасының акценты көндезге һәм кичке салют булды. Чара бәйрәм дискотекасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International