Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Чарага чакырылган әбиләр һәм оныклар татар халкының мәдәни традицияләре турында әңгәмә тыңладылар. Әңгәмә слайд-презентация һәм әлеге темага багышланган китапларга күзәтү белән үрелеп барды. Барлык катнашучылар да кызыклы уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар. Чара бәйрәм табыны артында һәм тантана сәбәпчеләренә чәчәк бәйләмнәре тапшыру белән тәмамланды.