02.10. 2020 елда Чирмешән муниципаль районында хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. Комиссия утырышы Чирмешән муниципаль районы башлыгы, хокук бозуларны профилактикалау буенча ведомствоара комиссия рәисе Дәүләтшин Фердинат Мидхәт улы җитәкчелегендә узды.
Комиссия утырышында район Советы һәм Башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры урынбасары, «Безнең Чирмешән» газетасының баш мөхәррире, авыл җирлекләре башлыклары, мәгариф, мәдәният һәм спорт учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.