Без ачылдык

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Әле бер ел элек кенә, Чирмешән районындагы Светлогорскийда яңа бина төзү буенча масштаблы проектка кагылыр дип фаразлый да алмый идек.

«Мәдәният» милли проекты гамәлдә, һәм иң ерак почмакларның әлеге проект белән колачлануы бик күңелле. Берничә ай эчендә авыл клубының яңа бинасы төзелде һәм менә 5 октябрьдә Мәдәният йортын ачу тантанасы булды. Клуб булагач, димәк, авыл да яшәячәк. 

Ачкыч тапшырылды, кызыл тасма киселде, бик күп тантаналы сүзләр әйтелде. Район башлыгы Ф. М. Дәүләтшин, авыл җирлеге башлыгы Н. В. Мөстәкыймов, ТР мәдәният министры урынбасары Л. С. Хәкимҗанов һәм мәдәният бүлеге начальнигы Р. Р. Минхәерова исеменнән җылы сүзләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International