Үзәк китапханә хезмәткәрләре рус әдәбияты классигы Иван Алексеевич Бунинның 150 яшьлек юбилее уңаеннан язучының тормышы һәм иҗаты турында "Күңелем соклану һәм кайгы белән тулы" дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Чара барышында студентлар язучыга һәм шагыйрьгә әдәбият өлкәсендә Нобель премиясен тапшыру турында буктрейлер карадылар.