Район мәдәният йортында клуб учреждениеләре һәм мәдәният йортлары хезмәткәрләре өчен семинар-киңәшмә узды. Семинар барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды: эш режимы, эш урыннарында дисциплина, клуб формированиеләренең эшен оештыру, мәдәни-массакүләм эшнең яңа формалары, атна саен һәм ай саен хисап бирү. Шулай ук "Чараларны рәсмиләштерү" темасы буенча практик эш үткәрелде. Семинар ахырында барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.