"Күңелемнең көзге җыры"

2020 елның 23 октябре, җомга

22 октябрьдә район мәдәният йорты артистлары үз иҗатлары белән Светлогорск халкын сөендерделәр. "Күңелемнең көзге җыры" - шулай дип аталган концертның максаты  - халкның ялын бизәү генә түгел, ә җылылык өстәү һәм эстрада сәнгате белән аралашудан ләззәт алу иде. Тамашачылар залы шыгрым тулы иде, концертка олы һәм кече яшьтәге тамашачылар Якты Тау, Иске Кади, Чирмешәндә яшәүчеләр дә килде. Күптән түгел ачылган клуб сәхнәсендә татар, рус һәм чуаш телләрендә җырлар яңгырады. «Самант», «Сәрвиназ» вокаль ансамбльләре һәм ялгыз башкаручылар тамашачыларга уңай эмоцияләр, яхшы мөгамәлә һәм «Ялгыз гармун», «Старый клен», «Ай, цветет калина», «Агыйдел параходы», «Бөрлегән», «Эх, чун»  һәм башка яраткан җырлар белән үрелеп барды. Тамашачы исә, үз чиратында, артистларны алкышларга күмделәр.

Әлеге концерт программасы белән район мәдәният йорты хезмәткәрләре районның барлык кечкенә торак пунктларына барырга планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International