Районда көз бәйрәмнәрен зур колач белән билгеләп үтәләр

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Чирмешән районы мәдәният учреждениеләрендә көзге балларны үткәрү күптән инде традициягә әверелде. Сентябрь башыннан ук районның барлык мәдәният йортларында һәм клубларында көзге бәйрәмнәр гөрли, өстәвенә, катнашучыларның яше һәм чараның стиле барысының да үзенчәлекле һәм кызыклы.

Һәр авыл клубы бу бәйрәмне үзенчә үткәрергә тырыша. Кемнеңдер көз темасына рәсем, җырлар конкурсы, кемнеңдер гаилә балы, ә кемдер ветераннар өчен баллар да үткәрә. Иң мөһиме, мондый чараларга авыл халкы бик теләп йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International