Казанда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Безнең йорт-Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең гала — концерты узды. Тантаналы чараны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ачты.
Фестивальнең гала-концертында безнең районны Иске Котыш авыл мәдәният йортының "Лемзер" мордва фольклор ансамбле тәкъдим иттте. "Лемзер" ансамбле районда мордва халкының гореф-гадәтләрен саклаучы иҗат коллективларының берсе.