Көзге каникуллар вакытында район мәдәният учреждениеләре балаларга һәм аларның әти-әниләренә вакытны күңелле һәм кызыклы итеп үткәрергә тәкъдим итәләр. Мәдәният учакларының барысы да үзенчә кызыклы күңел ачу, танып - белү чаралары әзерләгәннәр.
Клубның һәр кунагы викториналарда, конкурсларда, концерт һәм күңел ачу программаларында, диспутларда катнаша, фильмнар һәм мультфильмнар карый, традицион, халык уеннары, җыр-биюләр белән таныша ала.
Шулай ук, бүгенге көндә, катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, барлык мәдәният учреждениеләрендә клуб формированиеләре, барлык санитар нормаларны үтәп, халыкның барлык катламнары өчен һәвәскәрләр берләшмәләре эшләвен дәвам итә.