Халыклар бердәмлеге көне бәйрәме 2004 елда яңадан Россия Хөкүмәте тарафыннан гамәлгә куелды, беренче тапкыр аны 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үттеләр.
Бу көн алдыннан туган як тарихы музеенда «Бердәмлектә безнең көч» дип исемләнгән чара үткәрделәр. Экскурсовод төрле халыкларның чиккән сөлгеләре һәм аларның әһәмияте турында сөйләде. Чара барышында кунаклар чигү буенча мастер-класс күрсәттеләр, яшьлекләрен искә төшерделәр, халык җырларын җырладылар.