5 ноябрь көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре "Дуслык әйлән-бәйләне" дип исемләнгән бәйрәм-уен үткәрделәр. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган әңгәмә тыңладылар, туган як турында слайд-презентация һәм видеоролик карадылар, кызыклы викторинада катнаштылар, республикабызда яшәүче халыкларның уеннарын уйнадылар.