Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2020 елның 6 ноябре 18 сәгатьтән 7 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2020 елның 7 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.