Бүген Чирмешән районының барлык мәдәният учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган чаралар уза. Нигездә бу танып-белү викториналары, батырлык дәресләре, парламент сәгатьләре, түгәрәк өстәлләр, бәйрәм концертлары, мастер-класслар.