Район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган парламент сәгате узды

2020 елның 9 ноябре, дүшәмбе

7 ноябрь көнне район мәдәният йортында Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган парламент сәгате узды.

Парламент сәгатендә Чирмешән лицееның һәм 1 нче мәктәпнең 3 нче сыйныф укучылары катнашты.
Чара укучыларда Конституциянең асылы һәм әһәмияте турында күзаллауны тирәнәйтү, укучыларда шәхеснең гражданлык сыйфатларын, үз Ватаныңа карата мәхәббәт һәм хөрмәт формалаштыру, хокукый культура, патриотизм һәм гражданлык үзаңын үстерү, укучыларның тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру максатыннан үткәрелде.

Иң элек балалар белән әңгәмә үткәрелде. Аннан соң чараның практик өлешендә 4 командага бүленеп, балалар үзләренең кечкенә дәүләтләрен булдырдылар,  үз дәүләтләренең законнары һәм кагыйдәләре уйлап таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International