7 ноябрь көнне район мәдәният йортында "Мәдәният" милли проектын тормышка ашыру кысаларында Татарстан Республикасының "Мәдәният волонтерлары" район штабының беренче утырышы узды.
Очрашу барышында район штабының координаторы - Альмир Жораев катнашучыларга әлеге хәрәкәтне тәкъдим итте, эшнең төп юнәлешләре, максатлары һәм бурычлары турында сөйләде, шулай ук алдагы айга планнар билгеләнде.
Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Шакир кызы Долгополова һәм район мәдәният хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Рәмзия Фәрит кызы Федотова чыгыш ясадылар. Алар штабның барлык әгъзаларына уңышлы эш һәм яңа иҗади үрләр теләделәр.
Күпләр әлеге проектка зур кызыксыну белән карадылар.