Күршеләрдә - кунакта

2020 елның 11 ноябре, чәршәмбе

Эшчәнлекнең теләсә кайсы төрендә нәтиҗәле эшләү өчен үз өлкәсендәге коллегалары белән тәҗрибә алмашу бик кирәк. Туган як тарихы музее хезмәткәрләре, тәҗрибә уртаклашу максатыннан, Әлмәт туган якны өйрәнү музеенда булдылар.
Чара барышында коллегалар музей эшчәнлеге турында сөйләделәр, экспозицияләр һәм фондлар буенча экскурсия үткәрделәр, планнары белән уртаклаштылар.

Мондый эшлекле очрашуларны үткәрү учреждениеләр арасында тагын да тыгызрак элемтә урнаштыру һәм хезмәттәшлекне оештыру өчен кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International