Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә, укучыларның танып-белү һәм иҗади активлыгын үстерү һәм күзаллауларын киңәйтү максатыннан, көзге каникуллар вакытында «Күңелле каникуллар» дигән онлайн чара планы тормышка ашырылды. Барлыгы 9 танып-белү очрашуы һәм мастер-класслар үткәрелде, алар арасында халык музыка уен кораллары турында интерактив әңгәмә-концерт, «Традицион булмаган рәсем ясау техникасы» мастер – классы, «Ватан музыка классикасы дөньясына сәяхәт» танып-белү программасы, музыкаль кунакханә, «Биюләр-бик шәп» бию марафоны.
Каникул чаралары белән мәктәп укучыларының 100% ы җәлеп ителде.