Чирмешән балалар сәнгать мәктәбендә 2020 елның 6 ноябрендә, ТАССР Конституциясе көнен һәм ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында балалар өчен чаралар үткәрелде.
"Татарстан символикасы" - танып-белү чарасы, анда укытучылар Шәфикова Рәмзия Ринат кызы һәм Динмөхәммәтова Галия Минзаһит кызы уен формасында Татарстан Республикасы флагындагы өч төснең мәгънәсе турында сөйләделәр.
· Татарстан Республикасы флагы триколор төсләрен файдаланып, мастер-класста «Триколор «Брошь», "Тасма фантазиясе" эшләнмәләрен башкардылар
Мастер-класс "Татар биюе-Минем бию!"
Вилданов Фәйзелхак Габделхак улы тарафыннан «Туган як рәссамнары» дигән темага интерактив әңгәмә үткәрелде, онлайн әңгәмәдә рәссам-якташыбыз Хайретдинов Рөстәм Фоат улы иҗаты белән таныштырды.