20 ноябрь көнне Бәркәтә авылында "Социаль һәм инженерлык инфраструктурасын төзү һәм капиталь ремонтлау" республика программасы буенча төзелгән 100 урынга исәпләнгән авыл мәдәният йортын ачу тантанасы булды.
Яңа мәдәният йорты замана таләпләренә җавап бирә, ул мебель, сәхнә киемнәре, барлык кирәкле методик стендлар белән җиһазландырылган. Территориядә тротуарлар салынган, асфальтланган парковка урыннары, коймалар бар, алмагачлар утыртылган.
Иртәдән үк авылда бәйрәм рухы хөкем сөрде, музыка уйнады, урамда барлык кунакларны ачык һавада әзерләнгән пылау, күмердәге самавырдан кайнар, хуш исле чәй, милли ризыклар белән сыйладылар.
Тантанада шулай ук Мәдәният министрлыгы вәкиле - «Таткультуресцентр» директоры Алсу Мифтахова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, КПРФ партиясенең төбәк бүлеге беренче секретаре, шушы авылда туып - үскән Хафиз Гаяз улы Миргалимов, район җитәкчелеге катнашты.
Тантаналы ачылыштан соң ук барлык кунакларга һәм авыл халкына зур бәйрәм концерты тәкъдим ителде.