Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда кабат җиңүчеләр булдылар

2020 елның 27 ноябре, җомга

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда кабат җиңүчеләр булдылар. 

- сәнгать бүлеге укучылары Осипова Валерия һәм Якина Карина Казан шәһәренең «Талантлар бердәмлеге» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты ХІІ Халыкара фестиваль-конкурсында 3 нче дәрәҗә лауреат булдылар;

- «Оранжевый жираф» Бөтенроссия конкурсында декоратив-гамәли сәнгать бүлеге укучылары Дәүләтбаева Адилә 1 урын өчен Диплом белән бүләкләнде, Максумова Алинә-3 урын;

- укытучы Шәфикова Рәмзия Ринат кызы һәм аның укучысы Дәүләтбаева Адилә Буа шәһәренең «Татар-БУА» Республика балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында декоратив-гамәли сәнгать номинациясендә 2 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар.

Яңа җиңүләр һәм иҗади уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International