Әниләр көненә   кичә

2020 елның 27 ноябре, җомга

Әниләр көне алдыннан Үзәк китапханәдә әниләр һәм балалар җыелды. Әниләр өй эшләреннән аерылдылар һәм бу кичәне үзләренә багышладылар - милли баш киемнәрен матур итеп бәйләү буенча мастер-класс үткәрделәр, хатын-кызлар матурлыгын һәм сәламәт яшәү рәвешен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Балалар бу вакытта балалар китапханәсендә әниләр өчен, үз куллары белән, бүләк ясадылар. Чара ахырында балалар әниләрен бәйрәм белән котладылар. Китапханәчеләр бәйрәм табыны артында чәй эчү оештырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International