27 ноябрь көнне район мәдәният йортында Халыкара Әниләр көненә багышланган музыкаль квиз булды. Квизда районның төрле оешмалары һәм учреждениеләреннән 6 команда катнашты. Уен биш раундтан торды, алар барышында катнашучыларга 10 сорауга җавап бирергә тәкъдим ителде. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны «Ландыш» балалар бакчасы командасы яулады, 2 урынны картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорт командасы, 3 урынны «Каенкай» һәм «Әкият» балалар бакчасының җыелма командасы яулады. Чара ахырында барлык катнашучыларны кайнар чәй белән сыйладылар һәм җылы, күңелле концерт бүләк иттеләр.