«Яшьләр наркотикларга каршы» дип исемләнгән хокукый сәгать

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Үзәк китапханә хезмәткәрләре «Яшьләр наркотикларга каршы» дип исемләнгән хокукый сәгать үткәрделәр. Китапханәчеләр кешеләр тормышында наркотиклы матдәләр барлыкка килү һәм наркотик чараларның кеше организмына зарарлы йогынтысы турында сөйләделәр.Чарада катнашучылар наркотикларның тискәре йогынтысы турында видеоролик карадылар, алга таба фикер алыштылар. Балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең өлкән инспекторы Чулпан Мөбәрәкшина өлкән сыйныф укучыларына наркотиклы матдәләр тараткан өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International