Атналык планеркада Рәхмәт хатлары белән бүләкләү

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

Районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткәне, намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, “Чирмешән гомумтуклану” җәмгыяте баш бухгалтеры Фәридә Мөдәррис кызы Ихтисамова район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Күпьеллык хезмәте һәм Татарстан Республикасы агросәнагәть тармагы үсешенә керткән шәхси өлеше өчен “Чирмешән” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Альфрит Хәнәфи улы Хәйрисламовка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды.

“Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр республика бәйгесенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча Ульяновка авыл җирлеге башлыгы Самат Зәки улы Шәмсетдинов “Авыл, шәһәр җирлегенең иң яхшы җитәкчесе” номинациясендә “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы ассоциациясе Дипломы белән бүләкләнде.

Җирле үзадарә темасын иң яхшы яктырту буенча республика журналистлар бәйгесенең 2019 ел нәтиҗәләре буенча, “ТАТМЕДИА” АҖ филиалы-җитәкчесе – “Безнең Чирмешән” газетасы баш редакторы Кадыйр Шакир улы Гомәров “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” ассоциациясенең Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International