2021 елдан вакытлы керемгә бердәм салымны гамәлдән чыгару

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

«Россия Федерациясе Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә үзгәрешләр кертү турында» 29.09.2009 ел, № 325-ФЗ Федераль закон нигезендә 01.01.2021 елдан Россия Федерациясе территориясендә эшчәнлекнең аерым төрләре өчен вмененный керемгә бердәм салым рәвешендә салым салу системасы (алга таба - ЕНВД) гамәлдән чыгарыла.

15.01.2020 елга кадәр салым салу системасын үзгәртү өчен, эшкуарлык эшчәнлеге туктатылган көннән 5 календарь көн эчендә тиешле гариза бирү юлы белән, ЕНВД түләүчеләре сыйфатында исәптән төшерергә кирәк. Шул ук вакытта гаризада ЕНВД куллануны туктату сәбәбе « 2 – Салым салуның башка режимына күчү» күрсәтелә. Бердәм салым түләүчесен исәптән төшерү датасы булып гаризада күрсәтелгән салым салуның башка режимына күчү датасы санала (31.12.2009).

ЕНВД салым түләүчеләре, эшмәкәрлек эшчәнлеге төрен, сәүдә объекты мәйданын, хезмәткәрләр санын, табыш күләмен һәм башка шартларны исәпкә алып, гомуми, гадиләштерелгән яки патент салым салуга күчәргә мөмкин.

01.01.2021 елга кадәр салым салу режимы белән билгеләнмәгән затлар моңа кадәр алар өчен төп булган режимда калачак.

ТР Чирмешән районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International