"Игелекне әйләнә буенча тапшыр"

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре район инвалидлар җәмгыяте белән берлектә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен "Игелекне әйләнә буенча тапшыр" дип исемләнгән күңел ачу - уен программасы үткәрделәр. Балаларга танып-белү викториналары, интеллектуаль һәм спорт уеннары, шулай ук балалар китапханәсе фондыннан уку өчен яңа китаплар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International