Пенсия алды яшендәге гражданнар игътибарына!
Эшне алыштырырга, яңа белгечлек алырга, хезмәт законнарын һәм мәшгульлек турындагы законнарны аңлатырга теләсәгез, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетына һәм "Чирмешән районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесенә сезне кызыксындырган барлык сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз. Пенсия алды яшендәге гражданнарны эшкә урнаштыру мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли: 8(84396) 2-54-38, 8(84396) 2-54-59.