9 декабрь көнне район мәдәният йортында Ватан Геройлары көненә багышланган патриотик сәгать узды

2020 елның 9 декабре, чәршәмбе

Ватан Геройлары  көне уңаеннан район мәдәният йортында «Геройлар исемен гасырдан гасырларга алып барачакбыз» дигән патриотик сәгать узды, анда район җитәкчеләре, хәрби комиссар, район ветераннар җәмгыяте рәисе һәм район үзәге мәктәпләре укучылары катнашты.

Чара бер сулышта узды, укучылар һәм чакырылган кунаклар Герой исеменә лаек булган якташларыбызның тарихын тыңлады, алар безнең районда 10ау. Тамашачыларга балалар сәнгать мәктәбе укучылары әзерләгән концерт номерлары да тәкъдим ителде. Чара Геройлар Аллеясына веноклар салу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International