«Коррупция-социаль явызлык» темасына түгәрәк өстәл

2020 елның 11 декабре, җомга

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә үзәк китапханәдә яшьләр аудиториясе белән «Коррупция-социаль явызлык» темасына түгәрәк өстәл үткәрелде. Чарада Чирмешән районы прокуроры урынбасары Айназ Газизов  һәм Чирмешән муниципаль районы башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Рәсим Шәрифуллин  катнашты. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар коррупцияне профилактикалау буенча видеоролик карадылар һәм видеоролик сюжеты буенча актив дискуссия үткәрделәр. Өлкән сыйныф укучылары чарада катнашкан кунакларга бик күп сораулар бирделәр һәм эчтәлекле җаваплар алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International