Район суды 30 яшьлек Чирмешән кешесенә карата, сату максаты куймыйча наркотик матдәләр юллаган һәм аларны үзендә саклаган өчен, хөкем карары чыгарды.
-Судта, элек хөкем ителгән ир-атның 2019 елның октябрь аенда Чирмешән авылы янында үзе җыйган наркотик маддәне – каннабисны (марихуана) 2020 елның октябренә кадәр үз өендә саклавы ачыкланды, - дип хәбәр итте район прокуроры урынбасары Айназ Газизов. -Әлеге матдәләрне хөкем ителүче исерек хәлдә өендә тавыш чыгарып, әнисе полиция хезмәткәрләрен чакырткач табып алалар. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Район суды гаепләнүчегә, 2 ел сынау срогы белән, шартлы рәвештә 1 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.
Тулырак: http://nashcheremshan.ru/news/keshe-ham-zakon/chirmeshn-keshese-z-end-ber-el-bue-narkotik-matdlr-saklagan