Мемориаль үзәктә гаилә истәлекләре саклана

2020 елның 17 декабре, пәнҗешәмбе

Ел башында район газетасы битләрендә һәм Чирмешән муниципаль районы сайтында Мемориаль үзәк  хезмәткәрләре тарафыннан «Музейга экспонат бүләк ит» акциясе игълан ителү хакында язылды. Чирмешәнлеләр бу акциягә бик теләп кушылдылар. Бөек Ватан сугышы залындагы музей фондлары һәм «Ватан солдаты» экспозициясе күтәмәлеләрнең гаилә архивыннан Александр Сергеевич Зорин, Чирмешәннән Воронин һәм Борисовлар, Әлмәттән Дәүләтшиннар гаиләләренең Бөек Ватан сугышы чоры фотосурәтләре һәм бүләкләү кәгазе (копиясе) белән тулыландырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International